Минзәлә районында участок полиция хезмәткәрләре өчен йортлар төзелде.

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

ТРсында хокук бозу очракларын профилактикалау комплекслы программа кысаларында, агвмдагы елда, 39 муниципаль оешмада,  участок полиция хезмәткәрләре өчен, 82 торак йорт төзү планлаштырылган. Авылларда, участок пункты һәм участок полиция хезмәткәре өчен фатир бер түбә астында эшләнгән биналар төзелә. Әлеге төзелеш өч төрле чыганак хисабына эшләнелә. Комплекслы программа кысаларында бүленеп бирелә торган республика бюджеты чараларына 18 муниципаль оешмада 20 торак йорт төзелгән. Әлеге программа буенча, ТР Минзәлә муниципаль районының Кузембетьево авылында административ-торак комплекс төзелде.

Участок полиция хезмәткәренә ачкыч тапшыру тантанасына кунаклар җыелган иде: район башлыгы Айдар Сәләхов, районның эчке эшләр бүлеге башлыгы Илсур Хәзиев һәм башкалар. Әлеге җирлектә участок полиция хезмәткәре булып, Рифат Исмәгыйлев эшли. Ул җиде ел элек ЭЭМның Минзәлә районы буенча бүлекчәсенә эшкә урнаша һәм бүгенге көнгә кадәр монда намус белән хезмәт итә. Рифат карамагындагы участокка, Кузембетьево авылыннан тыш, Тәкермән һәм Коновал җирлекләре керә. Хәзерге вакытта ул тормыш иптәше белән ике малай үстерә. Рифат Исмәгыйлев үзе болай ди: “Хөкүмәт безнең турында кайгырта башлады, менә яңа йорт төзеделәр. Моңа кадәр миңа Минзәләдән килеп йөрергә туры килде. Безнең гаилә өчен бу бик шатлыклы вакыйга, без барыбыз да шат. Бүгенге көннән хокук бозулар азрак булыр дип уйлыйм”. “Туган авылына кире әйләнеп кайту, минем ирем өчен икеләтә куаныч. Безгә мондый бүләк көтмәгәндә бирелде. Хөкүмәткә без бик рәхмәтле”, - дип үз фикерләрен белдерде участок полиция хезмәткәре хатыны Ландыш.

Республикада 38 оешмадагы 41 торак йорт төзү эше муниципалитетлар хисабына финансланган. Иске Матвей авыл җирлегендәге комплекс та әлеге чаралар нигезендә төзелгән. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, район Советы депутатыЭдуард Кузнецов, әлеге полиция участогын төүдә матди ярдәм күрсәтте. Менә ике ай эчендә монда полиция пункты барлыкка килде. Йортның мәйданы 95 квадрат метр, кабинетның мәйданы – 20. Участок полиция хезмәткәре Сергей Антоновка ачкыч тапшыруга багышланган тантаналы чарада, әлеге ике объектны төзегән “Мелиорация” ПМК эшчеләре – Евгений Петров һәм Артур Семёновка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Сергей Николай улы эчке эшләр министрлыгы бүлегендә инде 10 ел эшли. Эшләү вакытында ул үзен тырыш, намуслы эше буларак күрсәтте. Бүгенге көндә ул үрнәк әти, тормыш иптәше белән кыз үстерәләр. Аның административ участогына Әтрәкли, Иркенәш, Матвеев авыл җирлекләре керә. Ул хезмәт күрсәткән участокта якынча 3 500 кеше яши. Сергей Антонов һәм Рифат Исмәгыйлевкә хезмәт итү өчен автомобильләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International