Узган шимбәдә торак төзелешен гамәлгә ашыру барышы турында Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Торак төзелеше буенча план 52% ка үтәлгән. Төзүчеләр 1 млн 693 мең кв. м тапшырган.
Коммерцияле торак планы планның 11% ы үтәлгән. Файдалануга тапшырылган 37 күпфатирлы йортның мәйданы 191 мең кв. м тәшкил итә.
Социаль ипотека программасы 43% ка җиткән – гомуми мәйданы 69 мең кв. м булган 35 йортның 6сы тапшырылган.
Шәхси торак төзелеше линиясе буенча еллык йөкләмәләр тулысынча үтәлгән: 1 млн 434 мең кв. м мәйданлы 10 мең 620 йорт төзелгән.
Ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы буенча 37 фатирга контракт төзелгән.
Яшь гаиләләр категориясендә субсидия акчаларын 13 гаилә тоткан, тагын 53 гаилә фатирларны сайлап алу белән мәшгуль.
ТР Дәүләт торак фонды «5 һәм аннан да күбрәк баласы булган күпбалалы гаиләләр» категориясе вәкилләре өчен торак урыннарын сайлап ала. Быелгы 27 сертификатның гомуми мәйданы 2 мең 356 кв. м. рәсмиләштерелгән.