Татарстан Республикасында 2024 елда җылыту чоры 16 сентябрьдә башланып, 2025 елның 16 маенда тәмамланды. Республика буенча җылыту чоры 243 көн дәвам итте – бу календарь елның өчтән ике өлеше. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде.
Утырыш Татарстан Республикасының ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекслары оешмаларының 2024-2025 елгы җылыту чорындагы эш йомгакларына һәм 2025-2026 елгы җылыту чорына әзерлек бурычларына багышланган иде.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, муниципаль районнарның һәм торак-коммуналь хуҗалык һәм энергетика предприятиеләренең җайга салынган эше нәтиҗәсендә 2024-2025 елның көзге-кышкы чорына әзерлек билгеләнгән вакыт аралыгында башкарылган.
Җылыту чорына 3 210 котельный, 17 978 күпфатирлы йорт, 3 243 мәгариф объекты, 1 959 сәламәтлек саклау объекты, 1 912 мәдәният объекты, 395 спорт һәм яшьләр объекты, 164 социаль яклау объекты әзерләнгән. Узган көзге-кышкы җылыту чорында, кызганычка каршы, җылылык белән тәэмин итү өзелү белән бәйле авария хәлләре дә булган. Җылыту чорында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә 4 164 авария булган (Төзелеш министрлыгының диспетчерлык хезмәтенә кергән мәгълүматлар буенча).
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин билгеләп үткәнчә, җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә 958 авария булган. Шул ук вакытта иң зур сан Түбән Кама муниципаль районында (60%), шулай ук Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән районнарында һәм Казанда булган.
Бу чорда су белән тәэмин итү һәм юынтык суларны агызу өлкәсендә 1792 авария булган.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы чыгышында хәбәр иткәнчә, үткән җылыту чорында көнкүреш газы шартлаулары белән бәйле гадәттән тыш хәлләр булмаган. Шул ук вакытта даими рәвештә угар газы белән агуланулар да була. 2024 елда Татарстанда шундый 37 очрак теркәлгән, 72 кеше зыян күргән, шуларның 32се – балалар. 2 кеше һәлак булган. 2025 елда агулануның 14 очрагы булган. 36 кеше зыян күргән (1 кеше һәлак булган), шуларның 19ы – балалар.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, кышка әзерлек турыдан-туры халыкның, оешмаларның һәм предприятиеләрнең энергия ресурслары өчен түләүләре белән бәйле. Шул ук вакытта ул халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен гомуми бурычы 10 млрд сумнан артып киткән һәм 10,375 млрд сум тәшкил иткән (2024 елның 1 маена гомуми бурыч 9 млрд сумнан артык тәшкил иткән).
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин докладында хәбәр иткәнчә, 2025 елның 1 маена коммуналь комплекс оешмаларының газ өчен срогы чыккан бурычы 206,89 млн сум тәшкил итә, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 9,4 млн сумга кимрәк.
Республиканың торак-коммуналь комплексы оешмаларының электр энергиясе өчен гомуми бурычы 31,49 млн. сум тәшкил иткән, бер ел эчендә бурыч 5,42 млн. сумнан артыкка кимегән
Министр искә төшергәнчә, 2023 елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең яңа федераль программасын эшләтеп җибәрү турында карар кабул ителгән.
Татарстанда коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасы буенча 2023-2024 елларда 10 муниципалитетта 4,5 млрд. сумлык 67 чара уздырылган. 128 км челтәр алмаштырылган, шуларның 66 км – җылылык белән тәэмин итү челтәрләре.