«Гаилә» илкүләм проекты буенча Яшел Үзәндә шәфкать йорты төзелешенә агымдагы елда өстәмә рәвештә 516 млн сум бүлеп бирелгән

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

Яшел Үзәндә шәфкать йорты төзелеше дәвам итә, эшләр 58 процентка башкарылган. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Әлеге объект елдан-елга күчеп бара торган объект булып тора – аның 333 млн сумлык бюджеты белән төзелеше 2024 елда башланган.

Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, 2025 елда Яшел Үзәндәге картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль программасына кертелгән. Моңа өстәмә рәвештә 516 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шул исәптән 108 млн сумнан артыгы – республика бюджетыннан.

Ике катлы интернат-йорт 120 урынга исәпләнгән, аның гомуми мәйданы подвал белән бергә 8 620 квадрат метр тәшкил итә. Биредә яшәүчеләргә уңайлы яшәү һәм дәвалану өчен барлык шартлар да тудырылачак. Аерым алганда, гардероб һәм санузеллары булган өч һәм ике урынлы бүлмәләр, табиб һәм психолог кабинетлары, процедура бүлмәләре, ЛФК залы һәм массаж кабинеты проектланган. Шулай ук буфет, ашханә, гыйбадәт бүлмәсе, артистлар бүлмәсе булган 45 кешелек актлар залы һәм декорацияләр өчен келәт, китапханә, ял итү бүлмәсе, чәчтарашханә һәм башкалар каралган.

Төзүчеләр инде 1 һәм 2 катларны кирпечтән салып бетергәннәр,фасад һәм түбәләрне, идәннәрне тарттырып бетергәннәр. Тәрәзәләр тулысынча урнаштырылган, дизель-генератор җайланмасы һәм модуль котельная барлыкка килгән.

Җылылык трассасын һәм яңгыр канализациясен үткәрү тәмамлануга якынлаша.

Белгечләр эчке инженерлык челтәрләрен монтажлауны дәвам итәләр. Аерым алганда, су белән тәэмин итү 60% ка, канализация 72% ка, җылылык 70% ка һәм электр белән тәэмин итү 63% ка башкарылган.

Кайгырту йорты төзелеше кысаларында җиһазлар һәм инвентарь сатып алыначак. Шулай ук территорияне төзекләндерү планлаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, «Гаилә» илкүләм проектының өстенлекле юнәлешләренең берсе – өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү һәм аларның актив озын гомерләрен озайту чараларын берләштерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International