Республикада торак төзелеше буенча еллык планның яртысыннан артыгы үтәлгән – 56%. Абсолют саннарда бу 1 млн 814 мең квадрат метр. Бу хакта узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Коммерция линиясе буенча төзелә торган 47 күпфатирлы йортның мәйданы 311 мең кв. метрдан артып китте, бу планлаштырылган еллык күләмнең 18% ын тәшкил итә. Шулай ук социаль ипотека программасы буенча төзелә торган 35 йортның 6сы тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы 69 мең кв. м. Программа 43% ка үтәлгән. Еллык план билгесен индивидуаль торак төзүчеләр узып киткән – 101%, ягъни 1 млн 434 мең кв. м.
Ятим балалар өчен билгеләнгән 123 торак бинага ике дәүләт контракты төзелгән. Әлеге фатирлар 17 муниципаль берәмлектә урнашкан. Өченче дәүләт контракты предметы булып 81 торак бина тора.
Яшь гаиләләр категориясендә субсидия акчаларын 25 алучы кулланган. Тагын 41 гаилә үзләре өчен яраклы торак белән билгеләнә.
Күп балалы гаиләләр өчен билгеләнгән 27 торак бинаның гомуми мәйданы 2 мең 356 кв. м тәшкил итә. Барлык сертификатлар да рәсмиләштерелгән.