Суүткәргечне реконструкцияләү Лениногорск районында яшәүче 68 меңнән артык кешене өзлексез эчәр су белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк

2025 елның 4 июне, чәршәмбе

Лениногорскида «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча суүткәргечне реконструкцияләү дәвам итә.

Лениногорскида гомуми озынлыгы 30,5 км булган суүткәргеч челтәре 1990 нчы елларда файдалануга тапшырылган һәм бик нык тузган булу сәбәпле, капиталь яңартуны таләп итә.

Реконструкция объекты 2026-2027 нче елларга күчә. Агымдагы елда 7,5 км суүткәргеч челтәр салу планлаштырылган, реконструкцияләүгә 253 млн 755 мең сум акча бүлеп бирелгән. Проектлана торган объектның төп функциональ билгеләнеше булып Лениногорскида һәм районның 8 авыл җирлегендә яшәүче 68 мең кешене эчәргә яраклы хуҗалык суы һәм янгынга каршы су белән өзлексез тәэмин итү тора.

«ТР инженерлык челтәрләренең баш идарәсе» ДКУда хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытка төзүчеләр 4,4 км грунт эшләгәннәр һәм бер километрдан артык торба салганнар. Төзелеш-монтаж эшләре график буенча бара, аларны 30 августка тәмамлау планлаштырыла. Гомуми үтәлеш 42 процентка җитте.

Татарстанда коммуналь челтәрләрнең нык тузганлыгы турында ТР Хөкүмәте Йортында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, республикада коммуналь челтәрләрнең озынлыгы 27 мең чакрым тәшкил итә, аларның өчтән бере алыштыруга мохтаҗ.

«Әлеге проблеманы хәл итү өчен коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасы кабул ителде, ул хәзер «Тормыш өчен инфраструктура» яңа илкүләм проекты составына керде. 2025 елда 36 объектны гамәлгә ашыруга 3 млрд 200 млн сум каралган, шул исәптән 1,5 млрд – республика бюджетыннан финанслашу чаралары», – дип белдерде Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы.

Шулай ук Марат Айзатуллин искәрткәнчә, агымдагы елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән өстәмә рәвештә 8,5 млрд. сум финанслау күләме булган республика программасы эшләтеп җибәрелгән. «Аңа 100 объект кертелгән. Шулай итеп, әлеге программалар кысаларында агымдагы елда 45 муниципалитетта инженерлык инфраструктурасының 136 объектын реконструкцияләү һәм модернизацияләү планлаштырыла. Чыгымнар 11 млрд 700 млн сум тәшкил итәчәк», – диде министр.

Нәтиҗәдә 388 км инженерлык челтәрен, 25 су манарасын, 15 канализация-насос станциясен, ике биологик чистарту корылмасын һәм 7 котельныйны алыштыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International