«Иң яхшы эретеп ябыштыручы» һөнәри осталык конкурсының төбәк этабына йомгак ясалды

2025 елның 4 июне, чәршәмбе

Казанда «Строймастер» һөнәри осталык илкүләм конкурсы кысаларында Татарстан Республикасы Төзүчеләр берлеге оешмаларында «Иң яхшы эретеп ябыштыручы» номинациясендә төбәк этабы узды. Чара ТР Төзелеш министрлыгы һәм ТР Төзүчеләр берлеге катнашында узды.

«Строймастер» конкурсы 2010 елдан РФ Төзелеш министрлыгы ярдәмендә үткәрелә, аны төзүчеләрнең илкүләм берләшмәсе оештыра. Традиция буенча ярышлар дүрт номинация буенча үткәрелә: «Иң яхшы ташчы», «Иң яхшы штукатур», «Иң яхшы каркаслы-тышлы конструкцияләр монтажчысы» һәм «Иң яхшы эретеп ябыштыручы».

29 майда Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Менделеевск һәм Лениногорск компанияләреннән эретеп ябыштыручылар үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Конкурста катнашучыларга эретеп ябыштыруны ике ысул белән башкарырга кирәк иде – кулдан дугалы һәм технологик процесс карталары һәм биремнәре нигезендә механикалаштырылган.

Эретеп ябыштыру эшләре – җәрәхәтләр алу мөмкинлеге белән бәйле куркыныч чара. Шуңа күрә катнашучылар башта кереш инструктаж, шулай ук хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үттеләр.

Конкурс комиссиясе Илкүләм төзүчеләр берләшмәсе тарафыннан эшләнгән бердәм бәяләү критерийлары буенча эшләде.

2 июньдә бүләкләү тантанасы булды. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары – Татарстан Республикасы Төзүчеләр берлеге президенты Илшат Гыймаев эретеп ябыштыручыларның халыкара төзелеш чемпионатларында катнашуы турында сөйләде. Ул төзелеш базарында югары квалификацияле белгечләргә ихтыяҗ булуына ышаныч белдерде.

Кискен конкурентлык көрәше нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Төзүчеләр берлегенең иң яхшы эретеп ябыштыручысы исемен Әлмәт шәһәренең «Татбурнефть» ҖЧҖеннән Рафаэль Вәлиев яулады, ул 50 мең сумлык сертификат алды. 2 нче урын «Татспецнефтехимремстрой» трестыннан Никита Федоровка бирелде, аңа 30 мең сумлык сертификат тапшырылды. Өченче урында – «Аммоний» АҖеннән Дмитрий Заплаткин (20 мең сумлык сертификат).

Моннан тыш, конкурста катнашучыларның барысы да Татарстан Төзүчеләр берлегеннән дипломнар һәм призлар алды.

Барлык конкурсантларга да һөнәри уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International