Илкүләм проект буенча Бөгелмәдә 9 километрга якын озынлыктагы су белән тәэмин итү челтәре төзелә башлады

2025 елның 10 июне, сишәмбе

Бөгелмәдә 8,8 километрлы суүткәргеч челтәр төзелә башлады. Объект «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты программасына кертелгән, бу максатларга 234 млн 430 мең сум бүлеп бирелгән.

«ТР инженерлык челтәрләренең баш идарәсе» ДКУда билгеләп үтүләренчә, шәһәрдә 1969 елда файдалануга тапшырылган корыч суүткәргеч нык тузган һәм сафтан чыккан.  Яңа суүткәргеч челтәрләр төзүнең нәтиҗәсе сизелерлек булачак һәм Бөгелмә, Таллы Бүләк торак пункты һәм «В» микрорайоны халкын су белән тәэмин итүне торгызырга мөмкинлек бирәчәк. Эчәр су белән тәэмин итү исәбенә 83 мең кешенең тормыш сыйфаты яхшырачак, авария хәлләре һәм су бирүдә өзеклекләр килеп чыгу куркынычы кимиячәк.

Шулай ук инфраструктураны үстерү һәм шәһәр территориясен төзекләндерү өчен барлык шартлар да тудырылачак.

Хәзерге вакытта 4,5 км торба салынган. Төзелеш-монтаж эшләре график буенча бара, программа чараларын үтәү күрсәткече 48% тәшкил итә. Объектны 30 сентябрьгә кадәр файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Элегрәк ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин билгеләп үткәнчә, 2025 елда «Яшәү өчен инфраструктура» яңа илкүләм проекты буенча 36 объект яңартылачак, гамәлгә ашыруга 3 млрд 200 млн сум каралган, шуларның 1,5 млрд сумы – республика бюджеты акчалары.

Моннан тыш, агымдагы елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән финанслау күләме 8,5 млрд сум булган республика программасы старт алды. Аңа 100 объект кергән. Шул рәвешле, ике программа буенча Татарстанда 45 муниципалитетта инженерлык инфраструктурасының 136 объекты модернизацияләнәчәк. Чыгымнар 11 млрд 700 млн сум тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International