Төзелеш тармагы предприятиеләре өчен хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча семинар оештырылды

2025 елның 18 июне, чәршәмбе

Бүген «Казанский ДСК» ҖЧҖ мәйданчыгында «Төзелеш тармагы предприятиеләре өчен хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру инструментлары» семинары узды. Аны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Энергия ресурсларының нәтиҗәле технологияләре үзәге оештырды.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов сүзләренә караганда, Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты актив гамәлгә ашырыла, ул быел «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» яңа илкүләм проектының бер өлешенә әверелде.

«Программа предприятиеләргә сакчыл җитештерү инструментларын һәм технологияләрен үзләштерергә, ресурсларны саклап тотарга һәм югалтуларны бетерергә ярдәм итә. Болар барысы да яхшы күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә», – диде И. Нурмөхәммәтов.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев билгеләп үткәнчә, «Казан йорт төзелеше комбинаты» ҖЧҖ семинар өчен мәйданчык итеп махсус сайланган. Предприятие 2019 елдан хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча федераль проектта уңышлы катнашучыларның берсе булып тора. Аерым алганда, җитештерелгән тимер-бетон әйберләрнең гомуми саны ике тапкырга арткан, 1 кешегә җитештерү арткан, кадрлар составы оптимальләштерелгән, физик йөкләнеш киметелгән һәм эретеп ябыштыручыларның эш урыннары эргономикасы яхшыртылган. Моннан тыш, бизнес-процессларның үтә күренмәлелеге һәм цифрлаштырылуы билгеләп үтелде.

Семинар барышында катнашучыларга Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе турында сөйләделәр. Семинарда шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проектларын куллана торган республика төзелеш компанияләре җитәкчеләре чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International