Татарстанда бер ел эчендә 1,8 млн кв. м торак булмаган биналар төзергә планлаштыралар, бу 2024 елга караганда күбрәк. Бүгенге көндә республиканың эре шәһәрләрендә офислар һәм складлар җитмәү күзәтелә.
2025 елда Татарстан Республикасында торак булмаган биналарны файдалануга тапшыруның фаразланган күләме 1,8 млн кв. м тәшкил итә. Бу хакта түгәрәк өстәл барышында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев сөйләде.
2024 елда Татарстанда 1,06 мең торак булмаган бина файдалануга тапшырылган, аларның гомуми мәйданы 1,7 млн кв.метрдан артып киткән. Шуларның 23% ы – коммерцияле билгеләнештәге объектлар, 18,9% ы – сәнәгать корылмалары, 14,9% ы – авыл хуҗалыгы корылмалары, 5% ы – спорт корылмалары, 4,7% ы – сәламәтлек саклау объектлары, 2% ы – уку йортлары. Калган 31% башка билгеләнештәге биналарга туры килә.
Гыймаев билгеләп үткәнчә, хәзер торак комплекслары проектларында торак булмаган мәйданнар карала. Бу төзелгән һәм янкормалы бүлмәләр дә булырга мөмкин. Кагыйдә буларак, күпфатирлы йортларда коммерция объектлары беренче катта тора.
Бүгенге көндә Татарстанның эре шәһәрләрендә – Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада офис һәм склад биналарына кытлык бар, дип хәбәр итте Гыймаев. Аның сүзләренчә, республиканың район үзәкләре өчен бу мәсьәлә алай ук актуаль түгел.
«Эре шәһәрләрдә бу проблема бар. Шуңа күрә бүгенге көндә төрле логистик үзәкләр төзелә», – дип белдерде ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары.
Агымдагы елда Татарстанда кимендә 3,26 млн кв.м торак төзергә планлаштыралар. Июнь уртасына еллык планны 60% ка үтәгәннәр. Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, республикада 2025 ел башыннан якынча 2 млн кв. м торак файдалануга тапшырылган.