Республика бюджетыннан күп балалы гаиләләрнең җир кишәрлекләрендә инфраструктураны үстерү өчен 1 млрд сум бүлеп бирелгән

2025 елның 20 июне, җомга

2025 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан күп балалы гаиләләргә бирелгән җир кишәрлекләрендә инфраструктураны үстерү өчен 1 млрд сум бүлеп бирелгән. 500әр млн сум су белән тәэмин итүгә һәм юллар төзүгә тотылачак.

Тукай районының Әҗмәкәй һәм Биклән авылларындагы «Подсолнухи» һәм «Рябинка» микрорайоннарында, Яшел Үзәндәннең Шатлык, Гаилә, Юбилей һәм башка урамнарында, Лаеш шәһәренең Сәйдәшев-Юбилей микрорайонында, Биектау районының Каймар авылында су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү планлаштырыла. Объектлар төзелешенең заказчысы һәм төзүчесе итеп «Заманча энергия саклый торган технологияләр һәм инженерлык коммуникацияләре» ДБУ билгеләнде.

Вак таш-ком катнашмасыннан юллар төзү Тукай районының Әҗмәкәй авылының «Подослнухи» микрорайонында, Яшел Үзәннең Шатлык, Гаилә һәм Юбилей урамнары буйлап, Биектау районының Каймар һәм Дачный авыл җирлегендә, Түбән Кама районының Борок авылында, Казанның Совет районының Колсәет торак массивында каралган. Биредә заказ биргән һәм төзәячәк оешма булып «Татарстан Республикасы Главстрой» ДБУ тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International