Чистайда Энгельс урамындагы суүткәргеч челтәрләрне тулысынча яңартачаклар. Реконструкция «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча алып барыла, чараларны гамәлгә ашыруга 191,469 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Суүткәргеч челтәрләрнең гомуми озынлыгы 3,434 км тәшкил итә. Эшчеләр 1,078 км торба салганнар, план үтәлеше 30% ка җиткән. Төзелеш-монтаж эшләрен 30 августка тәмамларга кирәк булачак.
«ТР инженерлык челтәрләренең баш идарәсе» ДКУ мәгълүматлары буенча, Энгельс урамындагы суүткәргеч челтәрләр 1980 нче елларда файдалануга тапшырылган. Бик нык искергәнлектән, монда еш кына су белән тәэмин итү туктатыла. Реконструкциядән соң авария хәлләре саны сизелерлек кимиячәк, авария урынын локальләштерү мөмкинлеге барлыкка киләчәк һәм Чистай сәгать заводының бөтен микрорайонын сүндерергә кирәк булмаячак. 82 күпфатирлы йорт, 7 балалар бакчасы, 2 мәктәп, 2 нче шәһәр хастаханәсе һәм сәгать заводының сәнәгать мәйданчыгы яңа су белән тәэмин итү челтәрләренә күчереләчәк. Шул рәвешле 12 мең чистайлыга хезмәт күрсәтү сыйфаты яхшырачак.
2025 елда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 36 объект модернизацияләнәчәк. Моннан тыш, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган коммуналь инфраструктураны модернизацияләү республика программасына 100 объект кертелгән. Элегрәк ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, төзүчеләр өч объектны тәмамлаган, 128 объектны реконструкцияләү дәвам итә. Аларның 33 процентка тәмам. Калган биш эш буенча эшләр 7 июльгә кадәр башланырга тиеш.