Татарстанда 2025 елда 5 балалар бакчасы төзелә, гомуми финанслау 738 млн 144 мең сум. Бу хакта узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Төзелеш-монтаж эшләре 42% ка башкарылган, динамика 4,7% тан артып киткән.
«Апас бистәсендә 80 урынлык мәктәпкәчә балалар учреждениесе төзелеше тәмамланды – ул «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча алып барылды, – диде Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы. – Шулай ук программадан тыш 2 объект төзелә: Биектау районында 120 урынга һәм «Казанның 220 урынга исәпләнгән 33 хәрби шәһәрчеге» торак комплексында».
Моннан тыш, Марат Айзатуллин сүзләренчә, ике балалар бакчасы төзелеше «Гаиләгә ярдәм» федераль программасына кертелгән, ул быел «Гаилә» яңа илкүләм проектына кертелгән: Питрәч муниципаль районының Көек авылында 340 урынга һәм Яшел Үзән муниципаль районының Октябрьский поселогында 260 урынга. Бу ике объект – күчмә. Агымдагы елга финанслауның гомуми суммасы 104 млн сумнан артык тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, «Гаилә» илкүләм проектының төп максатлары арасында яшь, күп балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларын берләштерү тора.
Фотосурәттә: Октябрьский бистәсендә балалар бакчасы төзелешенең барышы