Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасында Татарстанның 42 муниципаль берәмлеге катнаша. Бу хакта узган шимбәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Капиталь ремонт 911 күпфатирлы йортта планлаштырылган.
Аларның 16 сының милекчеләр тарафыннан капиталь ремонт фонды формалаштыру өчен махсус счетлары бар.
Төбәк операторы счетында капиталь ремонт фондын формалаштыручы 895 йортның 8сендә сату-алу каралмаган. Бүгенге көнгә гомуми үтәлеш 55% дип бәяләнә.
Узган ике атнада барлык планлаштырылган эшләр башкарылган КФХ саны сизелерлек артты. Күрсәтелгән чорда 12 муниципаль берәмлектә һәм ике шәһәр округында урнашкан 35 йорт ремонтланган. Барлыгы 132 йортта эшләр тәмамланган.