Агымдагы елда илкүләм проектлар буенча 103 социаль-мәдәни объект төзелә

2025 елның 22 июле, сишәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында 2025 елда Татарстанда социаль-мәдәни объектлар төзелешенә багышланган брифинг узды. Эшләрнең барышы турында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев сөйләде.

Министр урынбасары милли проектлар буенча социаль-мәдәни объектлар төзелешенә аерым игътибар бирде.

«Илкүләм проектлар кысаларында без 8 млрд 39 млн сумлык 103 объект төзибез.  Шул исәптән 1 млрд 961 млн – республика бюджеты акчалары», – дип билгеләп үтте И.Гыймаев.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча 38 объект төзелә. Болар 19 муниципаль берәмлектәге 34 фельдшер-акушерлык пункты, Урсала микрорайонындагы «3 нче Әлмәт шәһәр поликлиникасы» ДАССО, Казанның Вишневка бистәсендәге «20 нче шәһәр поликлиникасы» ДАССО, Казанның «Весна» ТКсындагы «20 нче шәһәр поликлиникасы» ДАССО һәм Казанның «Волжские просторы» ТКсындагы «11 нче балалар шәһәр поликлиникасы» ДАССО.

Мәгариф өлкәсендә түбәндәге объектларны төзү планлаштырыла. «Гаилә» илкүләм проекты буенча – ике балалар бакчасы: Питрәч муниципаль районының Көек авылында 340 урынга исәпләнгән (хәзерге вакытта эшләр 25% ка башкарылган) һәм Яшел Үзән муниципаль районының Октябрьский поселогында 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы (39%). «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча һәркайсы 1224 урынга исәпләнгән ике мәктәп төзелә: Яр Чаллының «Мәләкәс аръягы» торак комплексының 22 микрорайонында һәм Казанның «Лето» торак комплексында.

Моннан тыш, Яшел Үзәндә шәфкатьлек йорты төзелеше дәвам итә. Әлеге объект күчмә булып тора - бюджет 333 млн сумлык эшләр 2024 елда башланган. Агымдагы елда картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль программасына кертелде. Моңа өстәмә рәвештә 516 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шул исәптән 108 млн сумнан артыгы – республика бюджетыннан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International