Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында федераль кадрлар резервы вәкилләрен кабул итү булды. Татарстанда стажировка 21 июльдән 25 июльгә кадәр уза һәм Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтендә кадрлар резервын үстерү буенча белем бирү программасы кысаларында оештырылган.
Очрашу башында Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов билгеләп үткәнчә, төбәк стажировкасы «Тормыш өчен инфраструктура» юнәлеше буенча проект инициативасы юнәлешендә эшләүгә багышланган. Ул белем бирү программасында катнашучыларны төзелеш һәм торак-коммуналь тармаклардагы гомуми икътисади күрсәткечләр белән таныштырды.
«Республиканың тулай төбәк продуктында төзелеш комплексы өлеше 7% тәшкил итә. Беренче яртыеллыкта төзелеш эшләре күләме 243 млрд сумнан артып китте. Торак тапшыру планы 69% ка үтәлгән – 3 260 000 кв. метрдан 2 244 310 кв. метр төзелгән. Бу юнәлештә Татарстан Идел буе федераль округы буенча алда бара һәм Россия Федерациясе буенча дүртенче урында тора», – дип хәбәр итте министр урынбасары.
Торак-коммуналь өлкәгә килгәндә исә, агымдагы елда 67,3 млрд. сумлык эшләрне гамәлгә ашыру планлаштырылган, бу алдагы ел күрсәткеченнән 5 млрд. сумга артык.
Илнур Нурмөхәммәтов ТКХ эшчәнлегенең коммуналь инфраструктураны модернизацияләү кебек актуаль юнәлешенә аерым игътибар бирде. «Коммуналь челтәрләр бик нык тузган. Һәм бу проблеманы хәл итүгә коммуналь инфраструктураны яңарту федераль программасы ярдәм итә, ул «Тормыш өчен инфраструктура» яңа илкүләм проекты составына керде. Агымдагы елда аның буенча 36 объект алыштырылачак – бу максатларга 3 млрд 200 млн сум каралган, шуларның 1,5 млрд – республика бюджеты акчалары», – диде ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары.
Министр урынбасары шулай ук җыелучыларга агымдагы елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Торак-коммуналь хуҗалык объектларын модернизацияләү» республика программасы башлануы турында хәбәр итте, аңа 100 корылма кертелгән. Бу максатларга 8,5 млрд сум бүлеп бирелгән. Шул рәвешле, Татарстанның 45 муниципалитетында барлыгы 11 млрд 700 млн сумлык 136 объект модернизацияләнәчәк. Барлыгы 25 су башнясын, 15 канализация-насос станциясен, ике биологик чистарту корылмасын һәм 7 котельныйны капиталь яңарту планлаштырыла.
ТР Төзелеш министрлыгындагы очрашудан соң төбәк стажировкасында катнашучылар Кабан күле буенда булдылар, анда Г. Камал исемендәге татар театры янындагы территорияне төзекләндерү белән таныштылар.