Марат Айзатулин «Казан» халыкара аэропортының яңа пассажирлар терминалы проектын тәкъдир итте

2025 елның 23 июле, чәршәмбе

Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Савельев Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортының яңа пассажирлар терминалы проекты белән танышты. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.

Проектны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин тәкъдир итте. Презентация барышында ул хәбәр иткәнчә, яңа терминал елына 5 миллионнан артык пассажирны үткәрер дип көтелә. Ул Казанның һава капкаларын үткәрү сәләтен арттырырга, шулай ук республиканың икътисады һәм туристлык потенциалы үсешенә өстәмә этәргеч бирергә мөмкинлек бирәчәк.

Аэропорт елына 2,5 млн пассажир кабул итүгә исәпләнгән. Әмма 2024 елда Казанның аэропорты 5 млн 369 мең пассажирга хезмәт күрсәткән.

Исегезгә төшерәбез, узган ел БРИКС саммиты алдыннан Казан аэропортында пассажирлар перроны 2 мәртәбә арттырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International