ТР Төзелеш министрлыгы гомуми суммасы 140 млрд сумнан артыграк булган программа чараларын гамәлгә ашыруда катнаша

2025 елның 5 августы, сишәмбе

Бүген Төзүчеләр көне алдыннан ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллинның традицион матбугат конференциясе узды.

Үз чыгышында министр билгеләп үткәнчә, агымдагы елда министрлык 48 республика программасын, 6 илкүләм проектны, 4 дәүләт программасын һәм программадан тыш чараларны гамәлгә ашыруда катнаша. Аларга 140 млрд 67 млн сумлык 3677 объект кертелгән.

Марат Айзатуллин сүзләренчә, 2021 елдан башлап Татарстанда ел саен 3 млн кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырыла. Агымдагы елга 3 260 000 кв. м төзү планлаштырыла, шул исәптән ИЖС линиясе буенча 1 415,6 мең кв. м, КХД линиясе буенча – 1 682,6 мең кв. м һәм социаль ипотека буенча 161,8 мең кв. м.

«Хәзерге вакытта торакны файдалануга тапшыру планы 71,5% ка үтәлгән – 2 333 260 кв. м. төзелгән һәм монда Татарстан Идел буе федераль округы буенча алда бара һәм Россия Федерациясе буенча дүртенче урында тора», – дип хәбәр итте Марат Айзатуллин.

Коммуналь инфраструктура объектларын модернизацияләүгә аерым игътибар биреләчәк. «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 3 млрд 200 млн сумлык 36 объект яңартылачак. Моннан тыш, агымдагы елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Торак-коммуналь хуҗалык объектларын яңарту» республика программасы башланды, аңа 100 корылма керде. Бу максатларга 8,5 млрд сум бүлеп бирелгән. Шул рәвешле, Татарстанның 45 муниципалитетында барлыгы 11 млрд 700 млн сумлык 136 объект яңартылачак.

Төзелеш министрлыгы башлыгы ассызыклаганча, мәгариф өлкәсе объектлары иң мөһиме. Аерым алганда, 5 мәктәп, 5251 урынлык 3 өстәмә корпус, 1580 урынлык 7 балалар бакчасы төзеләчәк. Шулай ук 250 мәгариф учреждениесендә капиталь ремонт планлаштырылган.

2025 елда 63 паркны 1,91 млрд сумга төзекләндерү планлаштырылган. «Безнең ишегалды» программасы буенча 10 млрд сумга 678 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International