Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, “Парламент сәгате” кысаларында үткәрелгән ТР Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясады. Аның доклады 2013-2014 елларда Татарстанда күп фатирлы йортлар белән идарә итүче һәм аларны караучы оешмалар эшчәнлегенә багышланган иде
Докладчы, беренче чиратта искәртеп үткәнчә, ТКХнең бәсе коммуналь хезмәтләр өчен түләү: су белән тәэмин итү, субүлгеч, электр белән тәэмин итү һәм башкалардан – һәм торак хезмәтләр яки торак фондны карап тору һәм ремонтлау өчен түләү суммасыннан килеп чыга.
Муниципаль оешма җирле үзидарә органнары, идарә итү юлын сайламаган бина яллаучылар һәм милекчеләр өчен генә тарифны расларга мөмкин. Милекче, торак милекчеләренең гомуми җыелышында, идарә компаниясе яки ТСТ идарәсе тәкъдиме белән, идарә итү юлына бәйле рәвештә, идарә итү юлын ( ТСТ, ИК, турыдан-туры идарә), күп фатирлы йортлардагы торак биналарны карап тору һәм ремонтлау өчен түләү күләмен үзе сайлый ала.
Бүгенге көндә республикадагы барлык торак фондның мәйданы 90 млн. 691 мең кв. метрдан артып китә. Республиканың 2300 мең кешесе 17 мең 311 мең күп фатирлы йортта яши, әлеге йортларның гомуми мәйданы 67 млн. кв. метрны тәшкил итә.
Шул ук вакытта, күп фатирлы йортларның 4 проценты гына турыдан-туры идәрә итүчеләр кулында, калган 32 проценты ТСТ һәм ТСК, ә 64 проценты ИК карамагында.
Торак фондының бары тик 73,4 проценты гына коммуналь хезмәтләрнең барысы белән дә берьюлы тәэмин ителгән: суүткәргеч, кнализация, ягулык, кайнар су, наз һәм электр плитәләре. Республикадагы күп фатирлы йортларның барысы да, күрсәтелгән коммуналь хезмәтләрне хисаплауның гомумйорт приборлары белән җиһазландырылган.
2013 елда торак хезмәтләр җыю үсеше, 2012 ел белән чагышытырганда, 2 процентны тәшкил итте. Шул ук вакытта торак хезмәтләрнең бәя өлеше белән ТКИнең уртача бәясенә нисбәттә, 2012 елдагы 34 проценттан 2013 елда 24 процентка кадәр төште. Әлеге күренеш җылылык белән тәэмин итү хезмәтләре өчен төрле яктан субсидияләүне юкка чыгару белән бәйле.
Йортларда яшәүчеләргә тәкъдим ителгән хезмәтләрнең саны һәм сыйфаты, әлеге түләүнең бәясен билгели. Министр, муниципаль оешмалар күлегеннән карап, 2013 ел мәгълүматларын китерде. Районга карап, торак хезмәтләр җыелмасының бәясе төрлечә, кайвакытта кискен аерылып тора: бер кв. метрга Кайбычтагы 7,87 сум һәм Әлкидәге 9,02 сумнан алып, Яр чаллыдагы 22,06 сум һәм Казандагы 22,52 сум.
Ирек Фәйзуллин искәртеп киткәнчә, 2014 елда аерым күп фатирлы йортларда, капиталь ремонт өчен бер кв. метрга 5 сумнан да ким булмаган мәҗбүри түләүләр кертү сәбәпле, торак хезмәтләр өчен түләүләр артачак. Ул хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта республикада күп фатирлы йортларда капиталь ремонт ясау буенча Озак сроклы республика адреслы программаны формалаштыру буенча эшләр бара. Әлеге программаның гамәлгә керү срогы – 25-30 ел.
Залда утыручы депутатларның сораулары күп иде. Аларның берсенә җавап биргәндә, Ирек Фәйзуллин, республикада ТКХ өчен бурычның гомуми күләме якынча 3,4 млрд. сум булуын хәбәр итте.