Яр Чаллыда илкүләм проект буенча 52 комплексның су белән тәэмин итү магистраль челтәрләре яңартылды

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

Яр Чаллыда төзүчеләр Мәскәү проспекты буендагы 1,2 км озынлыктагы 52 комплексның су белән тәэмин итү магистраль челтәрләрен тулысынча яңартканнар. Реконструкция 35 млн 370 мең сум финанслау белән «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча башкарылган.

«ТР инженерлык челтәрләренең баш идарәсе» ДКУ мәгълүматлары буенча, торба үткәргеч 1976 елда файдалануга тапшырылган, эчке һәм тышкы өслеге күп санлы коррозиягә ия, торбаларның гидроизоляциясе бозылган. Тикшерелгән участокларда берничә тапкыр авария хәлләре теркәлгән. Торбаүткәргечнең гомуми тузганлыгы 80% тан артып китә.

Капиталь ремонт барышында диаметры 300 мм булган иске чуен торбаүткәргеч ныклырак – күп катлы полиэтилен торбага алыштырылды. Бикләр, фассон өлешләре яңартылган һәм 16 коеның корылмалары торгызылган. Суүткәргеч горизонталь юнәлешле бораулау ысулы белән салынган. Башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе – 52 комплексның 11 меңнән артык кешесен хуҗалык - эчә торган су һәм янгынга каршы су белән өзлексез тәэмин итү.

Яр Чаллыда илкүләм проект буенча гомуми озынлыгы 46 км дан артык булган 29 объект ремонтланачак – бу максатларга 1,88 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. 7 объектта төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнгән.

Искәртәбез, илкүләм проект кысаларында 3,15 млрд сумлык 36 объектны яңарту буенча чаралар планлаштырылган. Программага шулай ук Әлмәт районында 3 объект кертелгән, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорск һәм Чистай районнарында берәр объект.

Моннан тыш, агымдагы елда коммуналь инфраструктураны яңарту буенча 8,5 млрд сум күләмендә республика программасы эшли башлады, аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. Аңа 100 объект кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International