Бүген “Баскет-холл” спорт комплексында ел саен үткәрелә торган ЮТҺ корбаннарын искә алу Көненә багышланган акцияләрнең алтынчысы булды. Әлеге акциядә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев катнашты.
Чарада, шулай ук, белем бирү учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар, балалар иҗтимагый оешмалары, хәйрия фондлары, инвалидлар оешмалары, ММЧ һәм кызыксынган барлык структуралар ( Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясе һәм иминият компанияләрен дә кертеп) катнашты. Чарада катнашу өчен Татарстан Республикасы җитәкчелеге, министрлык, ведомство һәм муниципаль оешма җитәкчеләре, дини берләшмә башлыклары исеменнән рәсми кешеләр чакырылган иде.
Әлеге чара яшь артистлар һәм иҗади коллективларның вокал һәм бию номерлары; юлларда сак булырга өндәүче музыкаль клиплар, социаль рекламаларны күрсәтү белән үрелеп барды. Катнашучылар юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.