Кама Тамагы районында берничә ел тормышка аша торган “Чиста су” дәүләт программасының төп максаты булып, халыкны, санитар-эпидемиологик кагыйдәләр һәм гигиена нормативлары таләпләренә туры килгән чиста су белән тәэмин итү тора. Шулай ук, әлеге программа авыл торак пунктларын су белән тәэмин итүне шәһәр дәрәҗәсенә күтәрү, заманча технологияләр кулланып, су белән тәэмин итү системасын үстерүгә юнәлтелгән. Программаны тормышка ашыру барышында, муниципаль район масштабында, агымдагы елда, Уразлыда төче су чыгару өчен барлыкка килгән яңа суүткәргеч скважиналардан, Кама Тамагының Полевой урамында урнашкан 300 куб. метр күләмле сыешлыкка кадәр суүткәргеч сузылган. Киләчәктә суүткәргечне сыешлыкка тоташтыру буенча төзү-монтаж эшләре булачак.
2014 елда “Чиста су” программасы буенча, Куйбышев култыгындагы биологик чистарту корылмаларының икенче линиясен реконструкцияләү эшен дәвам итү һәм тәмамлау планлаштырыла. Әлеге эшләр өчен программа буенча 19,5 млн. сум бүленеп бирелгән. 2014 елда Кама Тамагында суүткәргечләр төзү дә планлаштырыла. Моның өчен республика бюджетыннан 12,8 млн. сум бүленеп бирелгән.
Программа кысаларында, берничә авыл җирлегендә иске суүткәргеч челтәрләрен реконструкцияләү башкарыла, әлеге эш халыкны тагын да сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итәргә, эчә торган суны әрәм итү күләмен киметергә ярдәм итәчәк. Уразлыдагы төче су чыга торган урынга килгәндә исә, шуны әйтеп үтәргә кирәк, монда бер тәүлектә 1100 куб. метр су алыначак. Уразлы суының сыйфаты һәм йомшаклык күрсәткече дә белгечләрне шатландыра. Акрынлап, өч торак пунктны (Кама Тамагы, Тенишево һәм Куйбышев култыгы) Уразлы суы белән тәэмин итү планлаштырыла.