Татарстанда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау планы 76 процентка үтәлгән

2025 елның 18 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасының гомуми үтәлеше бүгенге көнгә 76%, сезонлы эшләрне башкару – 85% дип бәяләнә. 545 йортта ремонт эшләре бара. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Программа тәмамланган муниципалитетлар исәбенә Алексеевск, Апас, Мөслим һәм Спас районнары керә. Программада каралган эшләр тәмамланган күпфатирлы йортларның гомуми саны 255 тәшкил итә.

Марат Айзатуллин искәрткәнчә, агымдагы елда программа республиканың 42 муниципалитетында гамәлгә ашырыла. Программа буенча 2025 елда барлыгы 911 күпфатирлы йортны ремонтларга кирәк.

Министр билгеләп үткәнчә, 26 муниципаль берәмлектә сезонлы эшләр башкару өлешендә планнан читкә тайпылу теркәлгән. Әйтик, 134 йорт графикта каралганнан акрынрак ремонтлана. Алар буенча үтәлеш  80% тан да кимрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International