Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ребус-2025» халыкара форумының пленар утырышында катнашты. Чара «Казан Экспо»да узды.
Быел форумда Россиядән һәм 35 чит илдән 2,5 мең спикер һәм эксперт катнаша.
«Без чараның төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь хуҗалык белгечләре тарафыннан кирәк булуын күрәбез, бу өлкәләрдә иң яхшы тәҗрибәләрне һәм иң яңа технологияләрне арттырырга ярдәм итә», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Форумның төп темасы – төзелеш индустриясен һәм торак-коммуналь хуҗалыкны цифрлаштыру. Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан өчен ул аеруча актуаль: республика торак төзелешендә сизелерлек нәтиҗәләр күрсәтә. Ел саен 3 млн кв.метрдан артык торак файдалануга тапшырыла, ә соңгы 5 елда 15 млн кв. метрдан артык торак төзелгән. Шуның нәтиҗәсендә 610 мең гаилә үзләренең торак шартларын яхшырткан, шул исәптән 108 меңе – 2024 елда гына.
2010 елдан башлап Татарстанда төзелеш һәм капиталь ремонт өлкәсендә 40 тан артык республика программасы гамәлгә ашырыла. Соңгы биш елда төбәктә 48 яңа мәктәп һәм 59 балалар бакчасы барлыкка килде, 5 меңнән артык ишегалды һәм 4 меңнән артык күпфатирлы йорт төзекләндерелде, 331 җәмәгать урыннары булдырылды. Бу чорда барлыгы 22 мең объект төзелгән һәм капиталь ремонтланган, инвестицияләрнең гомуми күләме 540 млрд сум тәшкил иткән.
«Республикада төзелеш масштабларын һәм күләмнәрен исәпкә алып, безгә төзелеш процесслары белән идарә итүне үстерү бик мөһим. Бу максатларда без төзелеш тармагының цифрлы вертикален актив формалаштырабыз», – дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанда шәһәр төзелеше эшчәнлегенең дәүләт мәгълүмат системасын керттеләр. Моннан тыш, проектлар белән идарә итүнең мәгълүмати системасы (ИСУП) актив кулланыла, заманча һәм куркынычсыз объектлар төзергә мөмкинлек бирә торган BIM-технологияләр кулланыла.
Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалыкны цифрлаштыруга аерым игътибар бирелә: торак фонды торышын мониторинглау һәм капиталь ремонт программаларын гамәлгә ашыру системасы кертелде (ТР МЖФ ГИС), ул капиталь ремонтның озак сроклы программаларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. 2025 елда республикада меңгә якын күп фатирлы йортны 11 млрд сумнан артык күләмдә ремонтлау планлаштырыла.
Моннан тыш, Татарстан Росатом белән берлектә «Үтәли инвестиция агымы» проектын гамәлгә ашыра, ул инженерлык челтәрләренә тоташканда килештерү процедураларын гадиләштерә.
Татарстан Рәисе ассызыклаганча, комплекслы цифрлаштыру төзелеш срокларын өзү куркынычын киметергә, проектлаудан алып объектларны файдалануга тапшыруга кадәр процессларны оптимальләштерергә, шулай ук цифрлы сервисларны гражданнар өчен уңайлы итәргә мөмкинлек бирәчәк.
«Ышанам ки, уртак гамәлләр белән без төзелеш тармагы һәм ТКХ алдында торган барлык бурычларны да үти алачакбыз», – дип билгеләп үтте республика Рәисе.