2025 елның 20-21 августында «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» X Бөтенроссия форумы узачак. Форумда илнең 89 төбәгеннән 100дән артык эксперт һәм 1500 катнашучы катнашачак. Чараны Россия Төзелеш министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә һәм ДОМ.РФ үсеш институты ярдәмендә оештыра.
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Ересько сөйләде.
Форумның төп вакыйгасы уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү булачак.
Алексей Ересько хәбәр иткәнчә, быел форум бизнес, федераль һәм төбәк хакимияте органнары, фәнни-җитештерү компанияләре һәм эксперт берләшмәләре вәкилләре арасында Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен төп федераль мәйданчык сыйфатында ун еллык нәтиҗәле эш юбилеен билгеләп үтә. Форум кысаларында гадәттәгечә уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсына йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. «Бу инициативаны «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты составында саклап калу мөһим иде. Конкурс барышында 1609 объект сайлап алынган, 926 җиңүче проект гамәлгә ашырылган», – дип билгеләп үтте РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин сөйләгәнчә, 10 ел эчендә Татарстанда 450 заманча территория – парклар, скверлар, яр буйлары булдырылган, – инвестицияләрнең гомуми күләме 28,1 млрд сум тәшкил иткән. 2020 елдан агымдагы ел ахырына кадәр «Безнең ишегалды» программасы буенча заманча яктырту, балалар мәйданчыклары һәм яңа өслекләр белән 5 850гә якын ишегалды төзекләндереләчәк.
Аның сүзләренчә, Татарстан уңайлы шәһәр мохитенең иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында да актив катнаша: 23 торак пункттан 49 гариза җиңүче булды һәм федераль ярдәм алды. 40 проект гамәлгә ашырылган инде, калганнары 2025-2026 елларда тәмамланачак. Быелгы юбилей конкурсында республика 16 яңа гариза тапшырды.
«Нәкъ менә республикада эшләнгән принциплар һәм төзекләндерү программаларының алымнары «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектының нигезенә салынды, хәзер аның буенча бөтен ил территорияләрен төзекләндерү алып барыла», – дип ассызыклады ул.