«Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» Бөтенроссия форумында катнашучылар КДАТУда булдылар

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

Бүген Россия Федерациясе субъектлары шәһәрләре мэрлары Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булдылар. Экскурсия «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә уза торган «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» X Бөтенроссия форумы кысаларында оештырылды.

Форумда катнашучылар «Геодезия», «Юллар», «Цифрлы юллар», «Ныклык», «Механика», «Ташкыннар», «Архитектура физикасы», «Мирас», «Шәһәр төзелеше (Урбан)», «Цифра» университетларының фәнни-мәгариф үзәкләренә булып кайттылар.

Кунаклар өчен экскурсияне КДАТУ проректорлары Давид Кордончик һәм Евгений Вдовин үткәрде.

Казан дәүләт архитектура-мәгариф университетында экскурсиядән соң Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе (ВАРМСУ) рәистәше Ирина Гусева РФ субъектлары шәһәрләре мэрлары белән очраштылар. Очрашу барышында катнашучылар уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында катнашу, хупланган проектларны гамәлгә ашыру һәм башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Очрашуда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.

Исегезгә төшерәбез, 20-21 августта Казанда «Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү» Бөтенроссия форумы уза. Форум 10 нчы мәртәбә уздырыла һәм уңайлы шәһәр мохитен булдыру өлкәсендә төп тармак чарасы булып тора. Мәйданчык гадәттәгечә фикер алышу һәм яңа карарлар эшләү өчен хакимиятнең федераль һәм төбәк органнары, үсеш институтлары вәкилләрен, шулай ук архитектура, урбанистика һәм дизайн өлкәсендә әйдәп баручы белгечләрне берләштерә. Форумның эшлекле программасы кысаларында уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектларының Х Бөтенроссия конкурсында, шулай ук Ерак Көнчыгыш федераль округы субъектлары өчен IV конкурста җиңүчеләр игълан ителәчәк.

Форумны оештыручылар – Россиянең Төзелеш министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә, Дом.РФ үсеш институты ярдәмендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International