Торакны файдалануга тапшыру буенча еллык план 81% ка үтәлгән, бу 2 млн 638 мең кв. м тәшкил итә.
Бу хакта узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары да тоташтырылды.
Коммерцияле торак секторында план 34% ка үтәлгән. Файдалануга тапшырылган 72 күпфатирлы йортның мәйданы 578 мең кв. метрдан артып китә.
Социаль ипотека программасы буенча еллык йөкләмәләр 73% ка ябылган. 2025 елда 35 йорт төзү каралган, шуларның 15е әзер. Файдалануга тапшырылган йортларның гомуми мәйданы 118 мең кв. м тәшкил итә.
Иң кызу темплар белән индивидуаль торак төзелеше бара. Файдалануга тапшырылган йортларның гомуми мәйданы – 1 млн 942 мең кв. м.