Казанда Серов урамындагы бульварны төзекләндерүнең икенче чираты төгәлләнә. Эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча 8227 кв.м мәйданда алып барыла. Бу максатларга 208 млн сум бүлеп бирелгән.
«ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ мәгълүматлары буенча, җәмәгать урыннарын яңарту программасына электр, су, яңгыр канализациясе җайланмалары кертелгән. Хәзер эшчеләр агачлар һәм куаклар утырталар, газон җәя. Төзүчеләр җәяүлеләр һәм велосипед юлларын салуны, видеокүзәтү системаларын һәм автополивларны җиһазлауны төгәллиләр.
Шулай ук бульварда мәгълүмат стендлары һәм кече архитектура формалары: өстәлләр, эскәмияләр, урналар урнаштыру планлаштырыла.
Микрорайонда яшәүчеләр өчен Серов урамындагы бульвар ял итү һәм спорт өчен уңайлы урын булачак.
Җәмәгать урыннарын төзекләндерү мәсьәләләренә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аерым игътибар бирә. 2025 елда республикада 61 объектны яңарту каралган. Шул исәптән 51е – «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча һәм 10ы – заманча шәһәр мохитен формалаштыру республика программасы кысаларында. Шуларның 38е эштә, 80% ы үтәлгән.
Бүлеп бирелгән акчаларның гомуми суммасы 1 млрд 896 млн сумнан артып китә.