Илкүләм проект буенча Чистайда Энгельс урамында суүткәргеч челтәрләрен реконструкцияләү төгәлләнде

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

Чистайда Энгельс урамы буенча 3,537 км озынлыктагы суүткәргеч челтәрләрне реконструкцияләү төгәлләнгән. Объект 191,469 млн сум финанслау белән «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты программасына кергән.

Төзелеш-монтаж эшләре билгеләнгән срокларда башкарылды.

Элегрәк «ТР инженерлык челтәрләренең баш идарәсе» ДКУда хәбәр ителгәнчә, Энгельс урамындагы суүткәргеч челтәрләрдә, бик нык искергәнлектән, еш кына су белән тәэмин итү сүндерелә.

Эшләр барышында тузуга чыдам полиэтилен торбалар куелды. Реконструкция авария хәлләрен сизелерлек киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Яңартылган челтәрләргә 82 күпфатирлы йортны, 7 балалар бакчасын, 2 мәктәпне, 2 нче номерлы шәһәр хастаханәсен һәм Чистай сәгать заводының сәнәгать мәйданчыгын күчерәчәкләр. Нәтиҗәдә 11952 кеше өзлексез су белән тәэмин ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Татарстанда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 3 млрд 200 млн сумлык 36 объект модернизацияләнә, шул исәптән 1,5 млрд – республика бюджетыннан финанслашу акчалары. Моннан тыш, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган коммуналь инфраструктураны модернизацияләү республика программасына финанслау күләме 8,5 млрд сум булган 100 объект кертелгән. Хәзер 97 объектны реконструкцияләү дәвам итә - алар буенча чаралар 82% ка үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International