Бүген Казанда фехтование үзәге ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия фехтование федерациясе президенты Илгар Мамедов, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашты.
Объект Короленко урамында урнашкан. Спорт комплексында ике зур универсаль спорт залы, тренажер залы, душ һәм санузеллар белән уңайлы чишенү бүлмәләре, медицина кабинеты бар. Яңа үзәк 100 дән артык кешене кабул итә алачак.
Рөстәм Миңнеханов Казан фехтование мәктәбен таныткан олимпия чемпионнары Наилә Гыйләҗева һәм Марта Мартьянова белән аралашты.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында Татарстанның фехтование традицияләре данлыклы булуын билгеләп үтте. «Бүген без заманча фехтование үзәген ачабыз, анда тренировкалар процессы һәм ярышларны оештыру өчен бөтен шартлар да тудырылган. Безнең данлыклы фехтование традицияләрен яшь спортчылар дәвам итәргә тиеш. Уңышлар сезгә!» – диде Татарстан Рәисе.
Наилә Гыйләҗева республика җитәкчелегенә шундый мөһим проектны гамәлгә ашырулары өчен рәхмәт белдерде. «Мин яшь спортчылар өчен чын күңелдән шат. Биредә алар өчен бөтен кирәкле, иң яхшы шартлар бар. Алга яңа җиңүләргә таба», – дип билгеләде 1976 елгы Олимпия уеннары чемпионы.
Бүген Татарстанда фехтование белән меңнән артык кеше шөгыльләнә. Спортчылар белән тренировка эшен 25 тренер алып бара. Россия җыелма командасы составына республикадан 11 кеше керде. Татарстанда ел саен фехтование буенча Татарстан Республикасы чемпионатлары, беренчелекләре һәм кубоклары, шулай ук төрле яшьтәгеләр арасында бөтенроссия һәм төбәкара ярышлар үткәрелә.