Татарстанда 2014 ел өчен капиталь ремонт программасы агымдагы ел программасы дәрәҗәсендә формалашкан, аның күләме 4,709 млрд. сумны тәшкил итә

2013 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләнгән эшләрнең гомуми суммасы 4,78 млрд. сумны тәшкил итә. 2013 ел программасына кергән 841 күп фатирлы йортның 840да капиталь ремонт эшләре тәмамланган.

Бу турыда бүген, Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында үткән республика киңәшмәсендә, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Барлык муниципаль оешмалар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

28 муниципаль оешмада, капиталь ремонт программасы өчен халык чараларын җыю буенча план 100%ка, 17 муниципаль оешмада 90%ка үтәлгән.

Ирек Фәйзуллин искәртеп киткәнчә, 2014 ел өчен капиталь ремонт программасы агымдагы ел программасы дәрәҗәсендә формалашкан, аның күләме 4,709 млрд. сумны тәшкил итә. Әлеге суммадан ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд чаралары 194 млн. сумны, Татарстан Республикасы бюджеты чаралары  1,37 млрд. сумны, җирле бюджет чаралары 1,07 млрд. сумны тәшкил итә.

ТР Төзелеш Министрлыгы башлыгы игътибар иткәнчә, муниципаль районнарның берничәсендә күп фатирлы торак йортларны кадастр хисабына кертү турындагы белешмәне тәкъдим итү проценты республканың уртача күрсәткеченнән түбәнрәк ( Бөгелмә, Әлмәт, Минзәлә районнары, Яр Чаллы, Казан). Татарстанда барлыгы15667 күп фатирлы торак йорт кадастр хисабына кертеләчәк ( шуларның 13239ы кертелгән инде).

Хәзерге вакытта 160 гомуми белем бирү һәм 7 коррекцион мәктәптә, капиталь ремонт кысаларындагы төп эшләр тәмамланган, дип хәбәр итте ТР Төзелеш Министрлыгы башлыгы. Экономияләнгән чаралар хисабына башкарыла торган өстәмә ңшләр дә тәмамланып килә. Тәтештәге коррекцион мәктәп кенә хәвефкә сала, монда эшләнгән эшләрнең күләме якынча 50% тәшкил итә, дип билгеләп үтте Ирек Фәйзуллин, әлеге күренеш, нигездә, подрядчы компаниянең эше күп булу белән бәйле.

Мәктәпләрне капиталь ремонтлауның 2014 елгы программасына 151 гомуми белем бирү һәм 8 коррекцион мәктәп кергән, финанслауның күләме 2,55 млрд. сумны тәшкил итәчәк.

Мәктәпләрне җылы санитар төеннәр белән тәэмин итү кысаларында, ГИСУ мәгълүматларына караганда, 2013 елның 22 ноябрь торышына, 248 мәктәпнең 66сында эшләр тулысынча тәмамланган, 10 объектта ( Сарман районы) эшләрне башкару зарурлыгы юк, лимитларны ыргыту планлаштырыла, калган 190 объектта эшләр дәвам итә. Әлеге эшләрне финанслауның лимиты 175 млн. сумны тәшкил итә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов искәртеп киткәнчә, эшләрне 2013 елда тәмамлау планлаштырылган иде, ул район башлыкларына, мәктәпләрне җылы санитар төен белән тәэмин итүгә аерым игътибар итәргә кушты. Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, “Чиста су” программасы буенча, 2014 елда 210 км суүткәргеч челтәре төзү,  24 артезиан скважинасы бораулау һәм 19 суэтем башнясы урнаштыру планлаштырыла.

Ике контурлы казаннар урнаштыруның 2013 елгы программасы да үтәлгән, 4009 мең фатир аерым җылытуга күчкән. 2014 елда 5332 фатирны аерым җылыту системасына күчерү буенча программа формалашкан. Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков аныклаганча, әлеге программа җылылык белән тәэмин итүнең әзер һәм расланган схемасы булган районнарда гына тормышка ашачак.

Авыл торак пунктлары урамнарын яктыртуны яхшырту программасына килгәндә исә, 2014 елда 45 муниципаль оешмада, 686 объектта аны тормышка ашыру планлаштырыла.

2014 елда Татарстанда социаль объектлардагы ягулык котелняларын ремонтлау программасы тормышка ашачак. Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, әлеге программага 598 объект керәчәк, 876 котелняны алыштыру көтелә, программаны финанслауның күләме 82,6 млн. сумны тәшкил итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International