Татарстанда җылыту сезонына котельныйларның 97% ы әзерләнгән

2025 елның 2 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2025-2026 елларның җылыту чорына әзерлек һәм Татарстан Республикасында коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча брифинг узды. Анда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин чыгыш ясады.

«Җылыту чоры ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре эшендә гадәттәгечә мөһим этап булып тора. Халыкны вакытында сыйфатлы һәм аварияләрсез коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү турыдан-туры гражданнарның иминлегенә һәм тормыш уңайлылыгына, шулай ук җитештерү һәм социаль инфраструктураның уңышлы эшләвенә йогынты ясый, – дип ассызыклады Д.Шәйдуллин. – Һәр җылыту чоры алдыннан торак фондын һәм коммуналь һәм социаль өлкә объектларын әзерләү буенча зур эш алып барыла, бу ахыр чиктә аларны өзлексез җылылык белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә».

Агымдагы елда РФ Энергетика министрлыгының 2024 елның 13 ноябрендәге 2234 номерлы боерыгы нигезендә объектларны җылыту чорына әзерләүгә яңа алымнар, шул исәптән объектларны паспортлаштыруга яңа таләпләр эшләнгән.

ТР Төзелеш министрлыгы объектларның җылыту чорына әзерлегенә даими мониторинг алып бара. Ведомство башлыгының беренче урынбасары сүзләренә караганда, хәзерге вакытта әзерләнгән: 3069 котельныйның 2 989ы – бу гомуми санның 97% тан артыгы, 18 088 күп фатирлы йортның 14 080е әзерлек паспорты алган.

Социаль-мәдәни өлкә объектлары буенча әзерлек күрсәткечләре 98 проценттан артып китә.

Дамир Шәйдуллин әзерлек паспортларын алу сроклары турында искәртте: җылылык энергиясен кулланучылар өчен – 15 сентябрьгә кадәр, җылылык белән тәэмин итә торган һәм җылылык челтәре оешмалары өчен – 1 ноябрьгә кадәр һәм муниципаль берәмлекләр өчен – 20 ноябрьгә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International