Татарстанда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауга өстәмә рәвештә 3 миллиард сум акча бүлеп бирелгән

2025 елның 2 сентябре, сишәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча агымдагы елда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауга өстәмә рәвештә 3 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Бу программаны 219 йортка арттырырга һәм ремонт эшләренә комплекслы якын килүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2025-2026 елларга җылыту чорына әзерлек һәм Татарстан Республикасында коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасын гамәлгә ашыруга багышланган брифингта хәбәр итте.

Татарстанда капиталь ремонт 911 күпфатирлы йортны үз эченә алган, финанслауның гомуми күләме 11 миллиард сумнан артык.

Эшләр төп юнәлешләрне үз эченә ала:

- 311 йортта түбәләрне ремонтлау һәм җылыту;

- заманча энергия саклау технологияләрен кулланып, 348 йортның фасадларын ремонтлау һәм җылыту;

- 759 мең погон метр озынлыктагы йорт эчендәге коммуникацияләрне: электр челтәрләрен, җылытуны, су белән тәэмин итүне һәм канализацияне яңарту;

- 12 йортта җылылык ташучының температурасын автомат рәвештә көйли торган 18 челтәр урнаштыру;

- 234 йортта тузган 711 лифтны энергия нәтиҗәле заманча модельләргә алыштыру.

«Бүген подряд оешмалары республиканың барлык 42 муниципаль берәмлегендә дә эшли. 333 йортта ремонт тәмамланган, 480 йортта эшләр дәвам итә. Гомуми үтәлеш 82% дип бәяләнә», – диде Дамир Шәйдуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International