ТР Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин республика программасына кертелгән Азнакай һәм Сарман районнарында торак-коммуналь хуҗалык объектларын яңарту барышы белән танышты. Күчмә киңәшмәләрдә муниципаль берәмлекләр, ведомство структуралары һәм подряд оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Дамир Шәйдуллин сүзләренә караганда, 2025 елда республика коммуналь инфраструктураны яңарту буенча 8 программаны гамәлгә ашыра.
«Алар арасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 100 объектны реконструкцияләү буенча яңа күләмле программа да бар. Нәтиҗәдә 269 км инженерлык челтәре алыштырылачак. Бу максатларга якынча 8 млрд 526 млн сум бүлеп бирелгән», – дип хәбәр итте Д.Шәйдуллин.
Азнакай районында программага Азнакай шәһәрендә урнашкан 2 объект кертелгән: үзәк котельныйны реконструкцияләү һәм җылылык челтәрләрен һәм кайнар су белән тәэмин итүне модернизацияләү – Гагарин урамы буенча үзәк котельныйдан Шәйхетдинов урамы буенча 5 нче йортка кадәр, гомуми финанслау 705 млн 455 мең сум. Хәзерге вакытта төзелеш-монтаж эшләре уртача 63% ка башкарылган.
Сарман районында программа кысаларында җылылык белән тәэмин итү системасын модернизацияләү бара, Җәлил бистәсендә 4 блок-модуль котельный төзелә. Финанслау 636 млн сумнан артык тәшкил итә. Эшләр барышы 87% тәмам дип бәяләнә.
Министрның беренче урынбасары агымдагы елда шулай ук «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 36 объект яңартылачагын искәртте. Татарстанда коммуналь инфраструктураны модернизацияләүгә барлыгы 11 млрд сум каралган, шул исәптән 3 млрд сумнан артыгы – илкүләм проект буенча.
Фотода: Сарман районының Җәлил бистәсендә җылылык белән тәэмин итү системасын яңарту барышы