ТР Төзелеш министрлыгында 2025-2026 елларда җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының чираттагы утырышы булды. Анда министрлыклар, ведомстволар һәм коммуналь хезмәт вәкилләре катнашты.
Штаб утырышын үткәргән Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов торак-коммуналь хуҗалык һәм социаль өлкә объектларын җылыту сезонына әзерләү турында оператив мәгълүмат бирде.
Мониторинг системасының актуаль белешмәләре буенча Татарстанда объектларның әзерлеге уртача 96% ка җиткән.
Социаль яклау һәм сәламәтлек саклау объектлары тулысынча әзер.
3069 котельныйның 30 ко эшләр дәвам итә: Арчада – 19, Сарман районында – 4, Питрәч, Чирмешән, Югары Ослан районнарында – 2шәр, Алабуга районында – 1.
Мәгариф өлкәсендә 3165 объектның 3161е әзер. Нурлат, Түбән Кама һәм Яшел Үзән районнарында балалар бакчасы һәм 3 мәктәп эшли.
Яшьләр объектлары буенча үтәлеш 97% тәшкил итә. 129 объектның 3се төзелеп бетмәгән – Арча, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында.
288 спорт объектының 4се – Тәтеш һәм Яшел Үзән районнарында төзелә.
Мәдәният объектлары буенча үтәлеш 99% тәшкил итә, Түбән Кама һәм Яшел Үзән районнарындагы 4 объектта эшләр төгәлләнмәгән.
Торак фондында әзерлек паспортлары 18 090 күпфатирлы йортның 17 105енә (94%) рәсмиләштерелгән. Эшләр 28 муниципаль берәмлектә дәвам итә. Кама Тамагы, Чистай, Тәтеш, Яңа Чишмә, Питрәч, Аксубай, Лаеш, Әгерҗе районнарында һәм Казанда КФЙ әзерләү күрсәткече республиканыкыннан түбәнрәк.
Мәҗит Салихов муниципалитетлар башлыкларына җылыту чорына әзерлек эшләрен шәхси контрольгә алырга тәкъдим итте.