23 ноябрьдә ЯрославльдәТКХ һәм төзелеш өлкәсендәге “Оскар”ны Ярославльдә тапшырдылар

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе

23 ноябрь, шимбә көнне, Ярославль шәһәрендәге “Миллениум” концерт-тамаша залында, “ЖКХ-2024” Бөтенроссия Ассамблеясы кысаларында, “ТКХ һәм төзелеш өлкәсендәге иң яхшы яшь эшче” дип аталган I нче Бөтенроссия бәйгесенең җиңүчеләрен тантаналы рәвештә тәбрикләү булды.

Ике этап нәтиҗәләре буенча, 8 федераль округның төрле субъектларыннан 38 кандидат финалга чыкты. Яшь белгечләр беренчелекне алу өчен өч номинациядә көч сынаштылар.

“ТКХ һәм төзелеш өлкәсенең иң яхшы яшь дәүләт һәм муниципаль эшчесе” номинациясендә призлы урыннарны түбәндәгеләр алды: I урын – “Казан энергсервис үзәге”муниципаль унитар предприятиенең директоры Евгений Чекашов, II урын – Карелия Республикасының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм энергетика министры урынбасары Александр Ломако, III урын – “Ульянов шәһәр электр челтәре” МУП инженеры Линар Азизов.

“ТКХ һәм төзелеш өлкәсендәге иң яхшы җәмәгать эшлеклесе” номинациясенең җиңүчеләре дип түбәндәгеләр табылды: I урын – “Чувашия” ДТРКдагы атналык рубрика “Вести. Коммуналь җаваплар”ның корреспонденты һәм авторы Валентина Алексеева, II урын – «Союз МК Росии» РО ҖЧҖнең Бурятия Республикасы буенча рәисе Евгений Саттаров, III урын – Череповец шәһәрендәге йорт Советы Рәисе һәм “ВСЕ ДОМА” проектының активисты Юлия Кузьмина.

“Эшмәкәрлекнең ТКХ һәм төзелеш өлкәсендәге иң яхшы яшь эшчесе” номинациясендәге  җиңүчеләр түбәндә: I урын – Тула өлкәсенең “Хороший дом” ЯАҖ идарә компаниясенең генераль директоры Елена Буланникова, II урын – Ростов өлкәсенең “КОМФОРТ СЕРВИС” компанияләр төркеме җитәкчесе Даниил Синяков, III урын – Карелия Республикасының “ОнегоСтройСервис” ҖЧҖ Идарә компаниясе директоры Евгений Ефремов.

Җиңүчеләргә күп фатирлы йортлар йормасында эшләнгән приз кубокларын тапшырганда, төзелеш һәм ТКХ Министры Михаил Мень билгеләп үткәнчә, “әлеге бүләк торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш өлкәсендәге“Оскар” кебек”. – Безнең бүген монда “Оскарлар” тапшыру тантанасы бара, дисәк тә була, диде министр.


Әлеге бәйге РФ региональ үсеш Министрлыгы, РФ мәгариф һәм фән Министрлыгы, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары ярдәме белән, “ВСЕ ДОМА” Федераль проекты тарафыннан үткәрелде. Әлеге бәйгенең максаты булып, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш өлкәсендә эшләүче һәм бу өлкәне өйрәнүче яшь белгечләрне билгеләү һәм аларга ярдәм итү иде.

2013 елда әлеге бәйгегә 1700 гариза тапшырылган иде. Анда яшьләре 18дән  35кә кадәр булган, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш өлкәсендә эшләүчеләр, шулай ук урта махсус һәм югары уку йортларын тәмамлаучылар, студентлар  катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International