2025 елда төзекләндерү программасына 1 млрд 896 млн сумнан артык финанслау белән 61 парк һәм сквер кертелгән. Бу хакта узган шимбәдә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Төзелеш министрлыгы башлыгы вазыйфаларын башкаручы сүзләренә караганда, республика программасы буенча 10 объектта эшләр тулысынча тәмамланган. 51 объект «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» федераль программасына кертелгән, аны финанслау 1 млрд 710 млн сум тәшкил итә, шуларның 244 млн – республика бюджеты акчалары. «Узган ике атнада подрядчылар 9 объект тапшыру турында хисап тоттылар – икесе Югары Ослан районында һәм берәр Казанда, Арча, Нурлат, Тәтеш, Зәй һәм Түбән Кама районнарында», – диде Марат Айзатуллин.
Шул исәптән Казанның Миславский урамында сквер ачылды. Аны төзекләндергәндә яшелләндерүгә зур игътибар бирелде: 615 кв. м мәйданда 1800 куак утыртылды. Шулай ук биредә Казан гербы символы булган өч метрлы Зилант барлыкка килде, кече архитектура формалары урнаштырылды: скверның керү төркемендәге яктырткычларны икешәр кечкенә Зилант һәм лалә бизәде. Фонтан һәм арка яңартылган.
Хәзерге вакытта Яр Чаллы, Чистай, Чүпрәле, Менделеевск, Бөгелмә, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында 8 парк һәм скверны төзекләндерү дәвам итә. Аларның үтәлеше агымдагы датага карата 98% тамгасында теркәлә.
Фотода: Казанның Миславский урамындагы яңартылган сквер