ТР Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышында 2025-2026 елларның җылыту чорына әзерлек барышы турында фикер алыштылар. Утырышны Иҗтимагый совет рәисе Ринат Абдуллин үткәрде.
Доклад белән министрлыкның торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе башлыгы Айрат Галләмов чыгыш ясады.
Нотыкчы хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы объектларның җылыту чорына әзерлегенә даими мониторинг алып бара. 3069 котельныйның 3064е әзер, 18085 күпфатирлы йортның 17992се әзерлек паспорты алган.
Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт, яшьләр һәм социаль яклау объектлары җылыту сезонына тулысынча әзер.
15 муниципаль берәмлек инде җылыту чорын башлау турында карар кабул иткән һәм социаль өлкә объектларына җылылык җибәрә башлаган.
А.Галләмов ассызыклаганча, күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы ышанычлы һәм энергия нәтиҗәле ягу сезоны өчен фундаменталь нигез булып тора. «Агымдагы елда капиталь ремонт программасына республикада 911 күп фатирлы йорт кертелгән. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча бу максатларга өстәмә рәвештә 3 миллиард сум бүлеп бирелгән. Бу безгә программаны 219 йортка арттырырга һәм ремонт эшләренә комплекслы якын килергә мөмкинлек бирде», – дип билгеләп үтте докладчы.
Быел капиталь ремонт программасын финанслауның гомуми күләме 11,266 миллиард сум тәшкил итә. Эшләр комплекслы алып барыла һәм төп юнәлешләрне үз эченә ала: 311 йортның түбәләрен ремонтлау һәм фасадларын заманча энергия саклау технологияләрен кулланып җылыту; йорт эчендәге коммуникацияләрне яңарту: электр челтәрләре, җылыту, су белән тәэмин итү һәм канализация озынлыгы 759 мең погон метр һ.б.
Айрат Галләмов сүзләренчә, бүген подряд оешмалары республиканың барлык 42 муниципаль берәмлегендә дә эшли. 488 йортта капиталь ремонт тәмамланган, гомуми үтәлеш 88% дип бәяләнә.