Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонаның углерод җепселләре җитештерә торган “АЛАБУГА-ВОЛОКНО” ҖЧҖ заводын төзү территориясендә, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торк-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л. Аляшев тарафыннан, подрядчы оешмалар белән, җитештерү корпусы һәм АБК, технологик үткәргеч трубалар, энергетика һәм инженерлы тәэмин итү объектларын төзү сорауларын тикшерү буенча киңәшмә булды.
Әлеге киңәшмдә “АЛАБУГА-ВОЛОКНО” ҖЧҖгә Заказ бирүче, подрядчы оешмалар “Иншаат” МПО ЯАҖ, “Татэлектромонтаж” ААҖ, “РИК 2” ҖЧҖ, “Термостепс” ААҖ, “Евростиль-Сервис” ҖЧҖ һәм “ГБТ” ҖЧҖ җитәкчеләре һәм җаваплы башкарма вәкилләре катнашты. Киңәшмә алдыннан төзелеп килүче объект тикшерелде.
Хәзерге вакытта, Алман компаниясе TEXTIMA тарафыннан, технологик җиһазларны шеф-монтажлау һәм җибәрү-көйләү эшләре башкарыла.
“Иншаат” МПО ЯАҖ татафыннан җитештерү корпусын һәм АБКны төзү, тышкы һәм эчке инженер челтәрләрен урнаштыру буенча эшләр тәмамланган, технологик үткәргеч трубаларны монтажлау буенча эшләр дәвам итә. “Татэлектромонтаж” ААҖ төзелеп килүче заводны электр белән тәэмин итү эшләрен башкара. “РИК-2” ҖЧҖ бизәкләү эшләрен башкара. Гомумән алганда, объектның әзерлек дәрәҗәсе 80% тәшкил итә.
Подрядчы оешмаларның агымдагы айдагы төп бурычлары булып түбәндәгеләр тора: 02.12.2013 елга кадәр технологик үткәргеч трубаларны монтажлап бетерү һәм технологик җиһазларны җибәрү-көйләү өчен газоходларны тапшыру, шулай ук 29.11.2913 елга кадәр даими электр белән тәэмин итү.
Киңәшмәдә, шулай ук, подрядчы оешмалар тарафыннан, төзү-монтаж эшләре вакытында куркынычсызлык техникасын һәм хезмәтне саклау таләпләрен, табигатьне саклау буенча законнар җыелмасы таләпләрен үтәү сораулары тикшерелде.