Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында, видеоконференция режимында, “2013-2014 елларның көз-кыш чорына Россия Федерациясе субъектларының әзерлге турында” соравы буенча селектор киңәшмәсе булды. Киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев үткәрде. Әлеге чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин катнашты.
Киңәшмәне ачканда РФ Хөкүмәтн башлыгы билгеләп үткәнчә, Россиядә кышкы чорга әйбәтләп әзерләнүдән, кешеләрнең озак вакытлар буе яшәү шартлары билгеләнелә. Дмитрий Медведев сүзләренә караганда, агымдагы елда, кышкы чорга әзерләнү берничә проблема белән катнауланды, аерым алганда, Ерак Көнчыгыштагы су басуларның нәтиҗәләрен әйтеп китәргә кирәк. “Гомумән алганда, әлеге вакыйга контрольдә, без аны җиңдек, ләкин бик җитди чаралар кирәк булды”, - дип ассызыклады Д. Медведев.
РФ Премьер-министры, башка проблемалар буларак, төньяктагы елгаларның саегуын һәм шуның нәтиҗәсе буларак навигацияләрнең иртә тәмамлануын атады. Шуңа күрә төньяктан кайтарту буенча план тулысынча үтәлмәде.
Д.Медведев хәбәр иткәнчә, кышка 2,5 млрд. квадрат метр торакны әзерләргә кирәк булды. Гомумән алганда, ил буенча әлеге план үтәлде, ләкин әзерлек эшләрен вакытында тәмамларга өлгермәгән берничә регион бар. Котелнялар белән бәйле эшләр дә стабиль – бөтен ил буенча 74 мең котелняне функцияләштерелә.
РФ Премьер-министры сүзләренә караганда, ягулык запасы буенча хәлләр нормада – күмер запасы барлыкка китерү буенча планнан алда барулар якынча 1 млн., сыек ягулык буенча 160 мең тоннаны тәшкил итә.
Мөһим негатив факторлар буларак, Дмитрий Медведев, ТКХ предприятиеләренең ягулык һәм элект энергиясе өчен булган бурычларының, узган ел белән чагыштырганда дүрт өлешкә артуын билгеләп үтте. Хәзер ул 113 млрд. сумны тәшкил итә. Җылылык җитештерү буенча проблема булырга тиеш түгел – җылылык белән тәэмин итүче объектларның барысы да әзерлек паспортларын алдылар.
“Гомумән алганда, ил буенча ситуация стабиль, ләкин берничә регионда, җитәкчеләр, җитешсезлекләрне бетерү өчен бөтен көчләрен куярга тиешләр”, - дип билгеләп үтте Россия Хөкүмәте башлыгы.
РФ торак-коммуналь хуҗалык Министры Михаил Мень хәбәр иткәнчә, торак фондның кышка әзерлеге, гомумән алганда, ил буенча 99,9%, котелня һәм суүткәргеч челтәрләренең әзерлеге – 100%, җылылык челтәрләрнең әзерлеге 99,9% тәшкил итә.
Барлык регионнар тарафыннан, кышкы чорга әзерлек өчен, 301,7 млрд. сум бүлеп бирү планлаштырылган. 1 ноябрь торышына 88,3%ы финансланган.
РФ энергетика министры Александр Новак һәм Ерак Көнчыгышны үстерү буенча министр Александр Галушка да доклад белән чыгыш ясады. Кышка әзерләнү барышында проблемалары барлыкка килгән регионнарның җитәкчеләре видеоконференция режимындагы элемтәгә керде.