Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында Самара өлкәсе делегациясе булды. Самара өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Анастасия Сорокина җитәкләгән делегация составына шәһәр төзелеше сәясәте, төзелеш, энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары, шулай ук Самара шәһәр округы, территорияләрне үстерү институты һәм Урбанистика үзәге җитәкчеләре кергән.
Очрашу башында кунакларга ТР Төзелеш министрлыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләделәр. Аерым алганда, киңәшмәне уздырган министр урынбасары Владимир Кудряшев хәбәр иткәнчә, 2025 елда министрлык 48 республика программасын, 6 икүләм проектны, 4 дәүләт программасын һәм программадан тыш чараларны гамәлгә ашыруда катнаша. Әлеге чараларга 140 млрд 67 млн сумлык 3677 объект кертелгән.
2021 елдан башлап Татарстанда ел саен 3 млн кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырыла. Агымдагы елга 3,2 млн кв. м. төзү планлаштырылган.
Кунакларга шулай ук 2020 елдан гамәлгә ашырыла торган «Безнең ишегалды» уникаль республика программасы турында да сөйләделәр. Программа кысаларында Казанда 2278 ишегалды төзекләндерелгән, ярты миллион шәһәр кешесенең яшәү шартлары яхшыртылган. Биш ел эчендә 3 млн. кв. метрдан артык ишегалды юлы ремонтланган, 25 меңгә якын өстәмә машина урыны булдырылган, светодиодлы яктырткычлар белән 12 меңнән артык яңа яктырту терәкләре һәм 21 меңнән артык кече архитектура формасы урнаштырылган.
Моннан тыш, агымдагы елда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 8,5 млрд сум финанслау белән «Торак-коммуналь хуҗалык объектларын яңарту» программасы старт алды. Аңа 100 корылма кергән.
Самара өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Анастасия Сорокина кунакчыл кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. «Казанда, Татарстанда булу һәрвакыт күңелле. Чөнки сәфәрләр һәрвакыт илһамландыра һәм күп нәрсәгә өйрәтә. Бүген без сезнең төзелеш комплексында, торак-коммуналь хуҗалыкта тупланган тәҗрибәгез турында белергә телибез. Бездә зур программа төзелгән, аерым алганда, Камал театрының яңа бинасын карарга планлаштырабыз. Безнең бу визит та шундый ук файдалы һәм нәтиҗәле булыр дип өметләнәбез», – диде Светлана Александровна.
Очрашу барышында катнашучылар инфраструктура программаларын гамәлгә ашыру һәм хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.