РФ кануннары буенча капиталь төзелеш объектларына дәүләт экспертизасына документлар тапшырганда проектлауга бирем бары тик XML форматында гына бирелергә тиеш. Проектлауга биремнең таләп ителгән форматта булмавы документацияне карап тикшерүгә алудан баш тарту өчен нигез булып тора.
Проектлауга биремнең актуаль XML-схемасы 2025 елның 9 июлендә үз көченә керде һәм Россия Төзелеш министрлыгы сайтында бастырылды. Шул рәвешле, бу датадан башлап, дәүләт экспертизасы өчен проектлауга биремнәрне XML форматында гына тапшырырга мөмкин.
2025 елның 21 октябрендә ТР Дәүләт экспертизасы уку үзәгендә «Проектлауга биремнәр әзерләүгә таләпләр һәм проект документациясен эшләү өчен инженер эзләнүләрен башкаруга биремнәр» семинары узачак.
Семинарның максаты: капиталь төзелеш объектларының проект документациясен яңа форматта әзерләү максатларында проектлауга һәм инженерлык эзләнүләрен башкаруга бирем әзерләгәндә типик хаталарны тикшерү.
Өстәмә мәгълүмат һәм язу: +7 (843) 272-65-60, +7 (843) 253-75-49, info@proff-standart.ru