Рөстәм Миңнеханов: Илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыруның төп максаты – гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү

2025 елның 17 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 2026 елга Юллама белән мөрәҗәгать итте.

Юллама 7 нче чакырылыш Дәүләт Советының 14 нче утырышы кысаларында игълан ителде.

Юллама барышында Татарстан Республикасы Рәисе республиканың эчке һәм тышкы торышына комплекслы анализ ясады, төбәкнең социаль-икътисадый үсешенә бәя бирде һәм республиканың киләчәк үсеше планнарын тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, икътисадның тотрыклы үсеше, шулай ук федераль үзәкнең ярдәме нәтиҗәсендә бөтен республика буенча илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә, аларның төп максаты – гражданнарның тормыш сыйфатын арттыру.

«Соңгы 5 елда зур күләмдә эшләр башкарылды: 540 млрд сумлык 22 меңнән артык социаль объект төзелде һәм капиталь ремонтланды, 15 млн кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылды. Дүртенче ел рәттән файдалануга тапшырылган торак күләме 3 млн кв. метрдан артып китә, 600 меңнән артык гаилә үзләренең торак шартларын яхшырткан. Бу саннарда безнең Президентыбыз Владимир Владимирович Путинның казанышы зур, аның йөкләмәләре буенча төрле ярдәм чаралары – гаилә, авыл, it-ипотека һәм башкалар гамәлгә ашырыла, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Моннан тыш, республика социаль ипотекасы кысаларында 12 меңнән артык гаилә – табиблар, педагоглар, предприятиеләр һәм башка бюджет тармаклары хезмәткәрләре фатирлы булды, күпфатирлы йортларда алданган өлешчеләр проблемасы тулысынча хәл ителде – 3 меңнән артык кешенең хокуклары торгызылды».

Татарстан Республикасы Рәисе Юлламасында билгеләп үткәнчә, республикада төзекләндерүгә карашны тамырдан үзгәрттеләр, матур гына түгел, ә иң мөһиме, функциональ киңлекләр булдырдылар. «Шул ук вакытта халыкны карарлар кабул итү процессына җәлеп итүгә аерым игътибар бирелә. Бу төрле яшьтәге һәм төрле мәнфәгатьләрдәге кешеләрнең ихтыяҗларына җавап бирә торган чыннан да кирәкле җәмәгать урыннары булдырырга мөмкинлек бирә. 5 ел эчендә «Безнең ишегалды» программасы кысаларында бөтен республика буенча 5 174 күп фатирлы йорт ишегалды төзекләндерелде, гомуми суммасы 54 млрд сум, аларда 1,5 млн кеше яши. Ял итү, аралашу һәм балалар тәрбияләү өчен заманча һәм куркынычсыз урыннар булдырылды. Яңартылган ишегаллары төрле яшьтәге кешеләрне җәлеп итү үзәкләренә әверелде», – дигән Юлламада.

10 ел эчендә җәмәгать урыннарын үстерү дәүләт программалары кысаларында барлык 45 муниципалитетта 450 парк, сквер, бульвар һәм яр буйлары төзекләндерелгән, аларның гомуми суммасы 33 млрд сум тәшкил итә.

Якындагы 5 елга иң җитди һәм капитал таләп итә торган бурычларның берсе – торак-коммуналь инфраструктура объектларын яңарту буенча республика программасын гамәлгә ашыру. Бу өлкә республиканың һәр кешесенә диярлек кагыла.

Агымдагы елда коммуналь челтәрләр төзелешенә һәм яңартуга якынча 16 млрд сум юнәлдереләчәк. «Безнең максат – челтәрләрне тотрыклы рәвештә алдан ремонтлау, аварияләрне һәм челтәр югалтуларын киметү», – дип ассызыклады Р. Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International