Татарстанда торакны файдалануга тапшыруның еллык планы 91 процентка үтәлгән

2025 елның 20 октябре, дүшәмбе

Узган шимбәдә Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш министрлыгының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин докладының төп блогы торак төзелеше барышына багышланган иде.

Татарстанда торак тапшыру планы хәзерге вакытта 91% ка үтәлгән, төзүчеләр 2 млн 980 мең кв. м. тапшырган.

Коммерцияле төзелеш тармагы буенча гомуми мәйданы 639 мең кв. м булган 80 күп фатирлы йорт тапшырылган – бу планлаштырылган күләмнең 38% ы.

Социаль ипотека программасы буенча еллык план 77% ка үтәлгән. Планда каралган 35 йортның 125 мең кв. м мәйданлы 16сы әзер.

Хосусый торак төзелеше кысаларында тапшырылган йортларның гомуми мәйданы 2 млн 215 мең кв. м тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International