Чистайда Лев Толстой урамыннан Нариманов урамына кадәрге өлештә Ленин урамын комплекслы үстерүнең беренче этабы тәмамланды. Эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча башкарылды. Яңартылган җәмәгать урынының гомуми мәйданы 0,5 гектардан артып киткән.
Проект уңаеннан төзүчеләр фонтанлы скверны төзекләндерде, яшьләр очрашуы өчен урыннар, велопарковкалар һәм шәһәрнең бронза макеты белән күргәзмә булдырылды. Монда брусчаткадан җәяүлеләр өчен юллар һәм парковка урыннары ясалды. Тротуарлар буйлап металл реконструкцияләрдә яктырткычлар һәм видеокүзәтү системасы урнаштырылды. Җәмәгать урынында төрле кече архитектура формалары – эскәмияләр, өстәлләр, урындыклар, мәгълүмати элмә такталар, шәһәрнең тарихи үзәгенең капшап була торган макеты, чүплекләр куелган.
Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә уңайлы хәрәкәт итү һәм территорияләрне яшелләндерү буенча чаралар башкарылды.
Ленин урамында ЗАГС, китапханә, музейлар, тарихи биналар урнашкан. Аны яңарту шәһәр үзәгенә һәм аның тарихына кызыксыну артырачак.
Исегезгә төшерәбез, Чистайда Ленин урамы өлешен һәрьяклап үстерү өчен шәһәр халкы, кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында катнашып, актив тавыш бирде. Нәтиҗәдә әлеге объект 7 җиңүче арасында «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 2025 елга Татарстан паркларын һәм скверларын төзекләндерү программасына кертелде.
2025 елда республикада илкүләм проект буенча барлыгы 51 җәмәгать урыны төзекләндерелде. Эшләрне финанслау 1,719 млрд сум тәшкил итте.
ТР ГИСУ фотосы