Әлмәттә магистраль суүткәргечне төзекләндерү дәвам итә

2025 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

Әлмәттә корыч магистраль суүткәргечне реконструкцияләүнең 1 өлеше төгәлләнде. Әлмәт төзелеш материаллары комбинатының 1,28 км озынлыктагы 4 су күтәргеч участогында яңа суүткәргеч торбалар салынган. Эш «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча башкарылган.

2026 ел лимитының бер өлешен 2025 елга күчерү исәбенә – бу 71,8 млн сумнан артык, төзүчеләр 1,17 км озынлыктагы суүткәргечне реконструкцияләүнең икенче этабына керештеләр. ТР ГУИС мәгълүматлары буенча, инде 0,85 км челтәр салынган.

Реконструкцияне дәвам итү РФ Төзелеш министрлыгы һәм Татарстан Хөкүмәте арасында «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан өстәмә акча бүлеп бирү турында өстәмә килешү имзалану нәтиҗәсендә мөмкин булды. Финанслау суммасы 519,6 млн сум тәшкил итә.

Корыч магистраль суүткәргеч 1982 елда файдалануга тапшырылган, һәм реконструкция башланганчы аның тузуы 80% тан артып киткән. Объектны яңарту Әлмәттә яшәүче 70 меңнән артык кешегә коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Корыч магистраль суүткәргечтән тыш, агымдагы елда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты программасына тагын өч объект кертелгән. Болар Гатин-Больничная урамыннан алып 2 нче канализация насос станциясенә кадәр үзеннән-үзе агып торган канализация коллекторы, Әминов урамындагы басымлы канализация коллекторы һәм су үткәргеч.

Исегезгә төшерәбез, 2026 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, якындагы 5 елга иң җитди һәм капитал таләп итә торган бурычларның берсе – торак-коммуналь инфраструктура объектларын яңарту буенча республика программасын гамәлгә ашыру. «Безнең максат – челтәрләрне тотрыклы рәвештә алдан ремонтлауны тәэмин итү, аварияләрне һәм челтәр югалтуларын киметү», – диде Татарстан Республикасы Рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International