Татарстанда торакны файдалануга тапшыру планы 92 % ка үтәлгән

2025 елның 1 ноябре, шимбә

Торак төзелеше барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

1 ноябрьгә торакны файдалануга тапшыру планы 92% ка үтәлгән – 2 млн 997 мең кв. м. тапшырылган. Коммерцияле төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 39% ы тапшырылган – бу гомуми мәйданы 656 мең кв. м. артык булган 83 күп фатирлы йорт.

Социаль ипотека өлешендә еллык план 77% ка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 35 йортның 16сы тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы - 125 мең кв. м.

Планның иң зур үтәлеше индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча теркәлә. Монда 2 млн 215 мең кв. м. файдалануга тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International