Цифрлы сервисларны гамәлгә кертү юнәлешләренең берсе «Госуслуги.Йорт» – коммуналь хуҗалык хезмәтләреннән гражданнарга уңайлы файдалану мөмкинлеге бирә торган кушымта. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин әйтте.
«Россия Төзелеш министрлыгы 2023 елның сентябреннән массакүләм рәвештә «дәүләт хезмәтләре» мобиль кушымтасын кертә. Бу торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасында гражданнарның иң уңайлы эш формасы, – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары. – 2025 елның гыйнварыннан кушымтага индивидуаль торак йортлар милекчеләре өчен керү мөмкинлеге, шулай ук «кунакка керү мөмкинлеге» яңа функционалы өстәлде.
Агымдагы ел ахырына Татарстан буенча кулланучыларның планлы саны 482 162 кеше тәшкил итәргә тиеш. Хәзерге вакытта республикада мобиль кушымтада 349 177 кулланучы бар – бу 2025 елга планның 72% ы.