Домовые чаты 3640 многоквартирных домов переведены в национальный мессенджер 3640 күпфатирлы йортның йорт чатлары дәүләт мессенджерына күчерелде

2025 елның 1 ноябре, шимбә

Күп фатирлы йортларның йорт чатларын дәүләт Макс мессенджерына күчерү турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, агымдагы елның декабренә кадәр идарәче компанияләрнең КФЙ халкы белән аралашу өчен кулланыла торган йорт чатларын дәүләт мессенджерына күчерергә кирәк.

«Министрлык дәүләт мессенджерына күчерелгән йорт чатлары саны буенча республика муниципалитетлары биргән мәгълүматка анализ ясады. Хәзерге вакытта 18151 МКДдан 3640 Макска күчерелгән, бу 20% тәшкил итә. 21 районда, шулай ук Казанда һәм Чаллыда күчү проценты 30% тан да кимрәк, 11 – 30% тан югары һәм тагын 11 районда барлык күп фатирлы йортлар дәүләт мессенджерына күчте», – дип билгеләп үтте Д.Шәйдуллин.

Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә муниципаль берәмлекләр башлыклары күпфатирлы йортларның йорт чатларын дәүләт мессенджерына күчерү мәсьәләсен шәхси контрольгә алырга тиешләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International