Мәскәүдә «Зодчество. Россия. 2025» XXXIII Халыкара фестивале тәмамланды. «Храм архитектурасы», «Яшь архитекторлар иҗаты», «Архитектура вузлары һәм көллиятләре студентлары иҗаты», «Балалар архитектура-сәнгать иҗаты» дүрт смотр-конкурсында, шулай ук «Архитектура һәм архитекторлар турында иң яхшы басма» конкурсында катнашучылар лаеклы бүләкләр алды.
Моннан тыш, фестиваль кысаларында ел саен «Архитектура әсәрләре» смотр-конкурсында файдалануга тапшырылган иң яхшы объект өчен архитектура өлкәсендә «Бәллүр Дедал» Россия дәүләт һөнәри премиясе тапшырыла. Һәм 2025 елда әлеге бүләккә Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «Ваухаус» ҖЧҖ һәм «Татинвестгражданпроект» ДУП тарафыннан тәкъдим ителгән «Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы» эше лаек булды. Авторлык коллективы составына Kengo Kuma and Associates (Токио, Япония) белән консорциумда Wowhaus (Мәскәү) командасы кергән.
Исегезгә төшерәбез, театр бинасы рекордлы кыска вакыт эчендә һәм тулысынча диярлек – Ватаныбыз подрядчылары көче һәм Россиядә җитештерелгән материаллардан төзелгән.
Бүләкне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев алды.